АЛЛАНУ ф. 1) Ал төскә керү, янып торган кызыл, ачык кызыл төс алу, кызыллану (офык һ.б.). Такыя тау аръягыннан Кояш чыга алланып. Р.Маннапов. Таңнар хәзер матур алланалар, Көннәр якты нурга чумалар, Кичләр хәзер яз сафлыгы белән, Яз шатлыгы белән тулалар. Р.Рахман 2) Пешеп җитү, өлгерә башлау алдыннан ал төс алу, кызару. Табын әзер, авызга су китереп, ахак күмерләр өстендә шашлык кәчәннәре аллана. А.Гыйләҗев 3) Оялудан, ачу килүдән яисә салкыннан һ.б.ш.дан йөзгә (тәнгә) ал төс йөгерү, ал төскә керү, кызару. Резеда Фәритовна болыт пәрдәсе астына кергән кояш кебек алланды. М.Маликова. Шушы үзе дә аңлап җиткермәгән эчке төгәллектән, илаһилыктан аның йөзләре алланды, күзләре нурланды. Л.Ибраһим-Вәлиди Аллана бару Әкрен генә, эзлекле рәвештә арта, көчәя барып ал төс алу, аз-азлап аллану Аллана башлау Алсулык күзгә күренерлек булу Аллана төшү Тагын да аллану; бераз аллану Алланып бетү Тәмам, тулысынча аллану Алланып килү к. аллана бару. Күзләрен ача төшеп тәрәзәгә караса, офык инде алланып килә. Г.Дәүләтказин Алланып китү Кинәт, тиз арада аллану. Гөлйөземнең бите алланып китте, таң белән килеп кергән хәбәрдән каушап калган хатын сүз дәшмичә генә күз сирпеде. Ф.Латыйфи Алланып кую Бик азга гына, кыска вакытка аллану. Факелда җилләр шаяра, Алланып куя һава. Х.Туфан Алланып тору Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында алланган хәлдә булу. Тик бер дә төс кунмады, [баланың] бите тимгел-тимгел алланып торды. А.Гыйләҗев. Ул элеккедән дә яшәргән, чибәрләнгән, бит очлары алланып тора. Ф.Садриев Алланып чыгу Кинәт, көтмәгәндә, ниндидер сәбәп белән (психик яки физиологик халәттән) аллану. Кызларның күзләре шар ачылды, бит очлары китереп суккандай алланып чыкты. М.Маликова |