АЛЛАЛАШТЫРУ ф. 1. 1) Аллага тиңләү, илаһи көчкә, кодрәткә ия дип тану; табыну. Сынга табынучылар дине табигатьне аллалаштыра, ата-бабалар культын тудыра. Табигатьне буйсындыру юлында 2) Алла итеп күрү, Алла дәрәҗәсенә күтәреп ярату 2. и. мәгъ. Аллага тиңләү, илаһлаштыру. Башка халыкларның әкиятләреннән билгеле булганча, бу төр әкиятләргә хайваннарны олылау, аларны изгеләштерү, хәтта аллалаштыру да хас булырга тиеш. Ф.Урманче Аллалаштыра башлау Аллалаштырырга тотыну Аллалаштыра төшү Бераз, берникадәр аллалаштыру Аллалаштырып бетерү Тәмам, бик нык Аллага тиңләү Аллалаштырып килү Элек-электән үк, күп заманнардан бирле аллалаштыру. [Кешеләр] Күп гасырлар буена Айны, Кояшны, планеталарны аллалаштырып килгәннәр. Астрономия Аллалаштырып тору Һәрвакыт, гел аллалаштыру |