АЛКЫШЛА’У ф. Тәбрик итеп, хуплап яки котлап кул чабу. Халыкның әле бер катлавы, әле икенчесе ораторларның әле берсенә, әле икенчесенә алкышлап кул чаптылар. Г.Ибраһимов. Халык, --- шыгрым тулы зал аны, аяк өсте басып, бик озак алкышлады. Г.Ахунов. Концерт беткәннән соң, гомеремдә бер генә мәртәбә булса да, зал мине аягүрә басып алкышласа, «бис, браво, афәрин» дип кычкырса, мин үземне гомергә бәхетле санар идем. Р.Вәлиев

Алкышлап алу Бар яктан, бердәм алкышлау. Аңа ияреп, бүтәннәр дә алкышлап алдылар. Г.Бәширов

Алкышлап калу Алкышларга өлгерү; алкышлап озату. Күп кенә озатучылар безне алкышлап калалар, ярдан дулкыннарга чәчәкләр сибелә. «Хәерле юл сезгә, кыю егетләр!» дигән сүзләрне җил уңаенда гына ишетеп калабыз. Р.Ибраhимов

Алкышлап тору 1) Бертуктаусыз, һаман алкышлау

2) Әле, хәзер, озак вакыт дәвамында алкышлау. --- өр-яңа идарә итү ысулы барлыкка килү ихтималын шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйләде ки, рәхмәтле аудитория лекторны, аягүрә басып, озак алкышлап торды. Т.Мөбарәков. Парижның югары зәвыклы тамашачылары, аягүрә басып, Рудольф Нуриевны ярты сәгать буе алкышлап торалар. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә