АЛКЫШ I и. 1) Татар халык авыз иҗатының афористик жанры. Алкыш алган – аман, каргыш алган – тәмам. Мәкаль. Алкышларны «изге теләкләр» дип тә атыйлар. Бу төр афоризмнарның мәгънәсе һәм төп вазифасы сүзнең бик борынгыдан килгән магик-мифологик көченә ышану белән бәйләнгән. Татар мифологиясе

2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса хөрмәт күрсәтү яки котлау билгесе итеп кул чабу. Зал озак гөжләп торды, әледән-әле алкышлар яңгырады. Г.Шәрипова. Суд карарын аклый кайнар алкыш, Ак сакаллы картлар, балалар. Ф.Кәрим. Бәйрәм кичәсендә «Ялкын» бию ансамбле егет-кызлары чыгышын да халык яратып тамаша кылды, моның шулай икәнен алкышлар раслады. Мәдәни җомга

3) Хөрмәт, ихтирам. Акны яклаган – алкыш алыр, караны яклаган – каргыш алыр. Мәкаль. Герасимов монда шул моментны, әрнеп, йөрәгенә алды: ораторның сүзе ничаклы кискен чыкса, халыкның алкышы да шулкадәрле көчле була. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә