АЛКАЛЫ с. 1) Колагына алка таккан, алкасы булган. Чәчләрен ипле генә итеп уртадан аерып үргән дә, кара төрткеле ак яулыгын, җыерчыклатып, алкалы колакларын тышта калдырып бәйләгән. А.Хәлим 2) Алкалар (4 мәгъ.) белән капланган, алкалар чыгарган. Алтын алкалы солылар, чыршы күркәсе кебек эре башаклы бодайлар, берсен-берсе чиратлап, әле уңга, әле сулга җәелгәннәр. А.Гыйләҗев 3) спорт Алка белән уйнала торган. Татарстанның Зур концерт залында 1997–1998 еллар сезонында алкалы хоккей буенча Россия чемпионы исемен яулап алган «Ак Барс» командасын хөрмәтләү булды. Татарстан – реформалар чорында |