АЛКАЛАНУ ф. 1. 1) Алка формасына керү; боҗралану, бөдрәләнү

2) Алкалар җибәрү, алкалар чыгару. Безнең якларда, беренче булып, зирек, чикләвек агачы алкалана. Ботаника

2. алкаланып рәв. мәгъ. Бөтеркәләнеп, бөдрәләнеп. Чәчләре бөдрә – алкаланып, маңгаена ук төшеп тора. Ф.Бәйрәмова. Калын кара кашлар, бер ачылып, бер йомыла төшеп, тынгысыз карый торган көрәнсу күзләр, маңгае өстенә алкаланып төшкән, аз гына чал йөгергән чем-кара чәч ---. Ә.Еники. Әминә аның башындагы косынкасы кырыеннан алкаланып чыккан чәч бөдрәсен күрде. Г.Минский

Алкалана төшү Бераз алкалану

Алкаланып бетү Бик күп алкалар барлыкка килү

Алкаланып тору Әле, хәзер, күз алдында алкаланган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә