АЛКА и. гар. 1) Гадәттә металлдан эшләнгән кыршау формасындагы боҗра, бөгәлҗә. Карама дуга, җиз алка, байлар җигә дан өчен; Күп егетләр башын җуя Алалмаган яр өчен. Җыр. Дугадагы алканың деңгердәве аермачык булып ишетелә, атның башы якын гына селкенә башлады. И.Гази. Тимерченең бәхетенәдер инде, күрек сабын тоташтыра торган алканы алыштырыйм дип алып аткан иде, өрдерә алмадылар. Б.Камалов

2) Колак йомшагына тага торган бизәнү әйбере; сырга. Алтын алкаларым сынса, Алырсың микән алка? Җыр. [Дикә] Нәфис муенына – диңгез буендагы асылташлардан тезелгән муенса, нәни генә колакларына ялт итеп торган бакыр алкалар таккан, ди. Н.Фәттах. Менә шулай: кара чәч арасыннан бары тик алка гына күренеп-күренеп китәргә тиеш, алка Мәрьямнең йөзенә серлерәк, уйчанрак төс бирер. М.Маликова

3) Чәч, йон уралмасы, бөтеркә. Менә ул көзге каршына утырды, көлсу чәч алкаларын ике яктан шома яңаклары тирәсенә җайлап куйды… М.Маликова. Башындагы ак шапкасы астыннан кызның вак бөдрә чәчләре чыгып, күпсанлы кара алкаларны хәтерләтәләр. Р.Кәрами

4) бот. Кайбер үсемлекләрдә булган, колак алкасына охшаш орлыкча. Кояшбикәгә матуррак күренер өчен, купшы юкәләр яфрак колакларына чәчәк алкалар тага. Ул алкаларны җил малайлары, агач саен менеп, селкетеп йөри. Ф.Яруллин. Вакыт-вакыт, умарта корты, тик бер аягы белән генә ябышкан хәлдә, чәчәк алкасында асылынып тора. И.Халифман. Зирек алкасы

5) Нәрсәне дә булса тирәләп уратып алган әйбер; кайма. Салкыннар башлангач, боз, иң элек, күлнең яр буйларында, саерак урыннарда ката. Шулай итеп, күлнең читләре боз алкасы белән уратып алына. Ул алка акрынлап калыная һәм киңәя бара. А.Муранов

6) спорт Түшәмнән сузылып төшкән (ике) бауның түбәнге очына беркетелгән (ике) боҗра. [Кыз] Алкаларда шундый җиңел атынырга тотына, минем исем китә. Г.Әпсәләмов

7) спорт Хоккей уенында кулланыла торган түгәрәк резина; русчасы: шайба

8) Тәмәке тартканда, авыздан өзек-өзек чыгарылган төтен боҗралары. [Егет] Ашыкмыйча гына, папиросыннан «алкалар» җибәрә һәм, чабак сагалаган чуртан шикелле, кызлар күзәтә. Ә.Еники

9) Су өстендә җил тәэсиреннән яки авыр әйбер ыргытканда барлыкка килә торган, бер-бер артлы түгәрәкләнеп җәелеп киткән дулкыннар. Каракучкыл чоңгыл өстендә балыклар уйный, түгәрәк-түгәрәк җитез алкалар йөгерешә. Э.Касыймов

10) Диаграммада төрле зурлыкларның үзара чагыштырмасын сурәтли торган сызым, схема. Почта бүлеге коймасында – бик зур почёт тактасы. Анда – план үтәлешенең Диаграмма алкасы. М.Җәлил

11) Нәрсәнең дә булса аны әйләндереп алган чите, кырые, әйләнәсе. Кояш яңа чыгып, тирә-ягы зур алка белән әйләндерелеп алынган иде. Кояшның буйлә киртәләнеп, зур алка эчендә калуы бик салкын вакытларда гына булганга күрә, кояшка караганда, кояш үзе бер салкын боз тавы кебек күренә иде. М.Гафури

12) күч. Кемне дә булса чолгап, камап торучылар төркеме, боҗра, камалыш. [Туташ һәм ханымнар] Мәдинәләрне бер читтә калдырып, Хәбирне алка эченә кысты. Ш.Хөсәенов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә