АЛИМЕНТ и. лат. Аерым яшәүче, хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларына (балаларга, ата-анага) туганлык мөнәсәбәтендә булган кешеләр тарафыннан закон нигезендә түләнә торган акча. Алай булгач, Яуми җаным, мин дә сиңа бер сорау бирим әле. Ничә алимент түлисең? Җ.Фәйзи. Эш урынын, торган җирен ничәмә-ничә тапкыр алмаштырып караса да, алимент кәгазе, шомлы күләгә кебек, гел аңа ияреп йөри, һәм ул эш хакыннан билгеле сумманы җибәреп тора, аннары аны оныталармы, күздән югалталармы шунда, һәрхәлдә, алимент белән борчымый башладылар. С.Сабиров. Беренчесе исерекбаш булса, икенчесе – алименттан качып йөрүче. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә