АЛҖУ ф. 1) Ару, талчыгу; хәл китү, хәлсезләнү. Безләр болай арып, алҗып барган чакта, Австриләр тоталар туп ташына. Бәет. Операция ничек узды соң? Алҗыган кебек күренәсез... Э.Касыймов. [Озерцов] Алҗыган булса да, хакыйкатьнең ачыкланганнан-ачыклана барганына күңеленнән шатланды. Р.Мөхәммәтҗан. Арыса арыды, алҗыса алҗыды, хәл җыйды да янә талчыкканчы шөгыльләнде. Б.Камалов 2) Аптырау, тилмерү; җәфалану. Ялгызлыктан алҗу. Көтеп алҗу Алҗый бару Торган саен ныграк алҗу Алҗый башлау Алҗу билгеләре күренү, алҗу сизелү. Фәрештә кебек булсаң да, халык гел бер җитәкчегә табынып диярлек яшәүдән алҗый башлый. Ә.Исхаков Алҗып бетү Тәмам, бик нык алҗу. Калмыкларның старосталары үз «шәкертләрен» кат-кат санап алҗып беткән. Т.Нәҗмиев. Муса, аңа сораулар бирә-бирә, алҗып бетте. Ш.Маннур. [Юрий Петрович Козарь] Тегендә-монда шалтыратып, әйткәләшеп алҗып беткәндер. Н.Хәсәнов Алҗып йөрү Әле, хәзерге вакытта күп йөреп алҗу. Шунда арып, алҗып йөргән фидакярләр демонстрациягә йөрергә яратмаган, әмма кунак чакырырга маһир булган дусларына аш мәҗлесенә җыелалар иде. Х.Сарьян Алҗып китү Кинәт, бераз алҗу Алҗып тору Әле, хәзер бераз алҗыган булу Алҗып чыгу к. алҗып бетү. Икесе дә тирләп, алҗып чыктылар. З.Зәйнуллин |