АЛЖИРЛЫ с. 1) Алжирда яшәүче яисә шунда туып-үскән кеше. Илнең төп халкы – гарәпләр һәм бәрбәрләрдән торган алжирлылар. Материклар һәм океаннар географиясе. Француз телендә белем алалар, француз телендә төзелгән документлар белән эш алып баралар, ә барыбер алжирлы гарәп булып калалар. Фән һәм тел. Алжирлы һәм немка гаиләсендә дөньяга килгән актриса очрашуда, кайберәүләр кебек, тәкәбберләнеп маташмады һәр сорауга чын күңеленнән җавап бирергә тырышты. Ватаным Татарстан |