АЛДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. алу. 2) Берәр сәбәп белән читтән чакырып китерү. Берәр ел эшләгәннән соң, ул үз янына бөтен семьяларын алдырды. Һ.Такташ. Калада берәүнең кулымы, аягымы чыккан икән, ди, шуны докторлар төзәтә алмагач, Карамалы остасын алдырганнар, ди, инде менә хәзер, көненә ничә белешеп, шуларның кайтканнарын көтәләр, ди. Г.Ибраһимов 3) Китертү, алып кайттыру. [Карчык:] – Юк, рәхмәт. Кирәк булса, мин асраудан алдырырмын, – дип, кырт кисте. Г.Ибраһимов. --- сәгать бавы өзелгән иде, көмешче киявеннән аны эшләтте, каладан яңа Казан кәләпүше алдырды. Г.Ибраһимов 4) Эштә, тормышта ниндидер уңышка ирешүдә эшлеклелек, сәләтлелек, җитезлек, осталык, зирәклек күрсәтү. Егет кеше яуда көче белән алдырса, яланда эше белән алдыра. Мәкаль. Мансур Вәлиев – эмоциональ тәнкыйть тарафдары. Дәлилләп бирүдән, анализдан бигрәк, ул еш кына хис белән, кайнарлык белән алдыра. Мәдәни җомга 5) Ярышта алдан килү, алга чыгу. Яхшы ат соңыннан алдыра. Мәкаль. – Атлар килә! – дип кычкырды кемдер, – Фәсхетдиннең кола биясе түгелме? – Алдыра бит кашка, алдыра бит. Ә.Фәйзи 6) Эш йөртү, башкару сәләте, куәте, көче зуррак, өстенрәк булу. Әтәй киң алдырып алга бара, кояшта янган ялангач аркасындагы мускуллар нәни бурсыклар сыман бер-берсенә таба йөгерә иде. Р.Зәйдулла. Чалгысын җиңел селти, пакус арасын да киң алдыра. Җ.Дәрзаман. --- бу дөньяда акыл алдан йөрми, акча алдыра, ул башлап сүз әйтә... Ф.Сафин 7) Нәрсәне дә булса исеменә яздырып алу. Ул китапларны хәзер сораучы юк, шуңа күрә алдырмыйбыз. Г.Ибраһимов. Карчыгы – элеккеге укытучы – мәхәббәт гәзите алдыра, «Таһир-Зөһрә» дигән. З.Хөснияр 8) Ихтыярсыз кулдан ычкындыру, югалту яки урлату. Алдырыр көн – яздырыр. Әйтем 9) Кырктыру; кистерү. Мин чәчемне озын йөртсәм ни зарар да, кыска йөртсәм, аннан сезгә ни файда! Закир шул чәчен алдырып йөрткәнгә шулай бик тәүфыйклы булдымыни? Г.Камал. Атаклы урыс композиторы Рахманинов, замандашлары озын чәч үстергәндә, чәчен алдырып, такырбаш булып йөргән, диләр. Р.Батулла 10) Суырту, тартып алу. Теш алдыру 11) Организмдагы кан, сүл һ.б.ш. сыекчаны суырту, агызу. Сөннәтче бабай да элгәреге Кәбир хәзрәт, Сафа хәзрәтләрнең кан алдырулары хакында, бер мәртәбә Кәбир хәзрәтнең кан алдыргач һушы китү кыйссасыны сөйли иде. Г.Исхакый Алдыра башлау Алдырырга тотыну. Азакка калган чаптар, кинәт ярсып, иярдәге җайдагын чөеп төшерә дә, чалыклап, урманга таба алдыра башлый. М.Галиев Алдыра төшү Ныграк, күбрәк алдыру. --- хезмәт вазифасыннан бушатылган Әхәткә ярдәм кулы сузарга курыккан сыек буынлы Идристән аермалы буларак, аларга караганда чагыштырмача яшь буын вәкиле Мөзәкир үзенең ихласлыгы һәм көрәшче сыйфатына ия булган көчле рухы белән алдыра төшә. М.Сәхапов Алдырып бару Һәрвакыт, системалы алдыру. Газетабызны ел саен алдырып баручы абый-апаларны, әби-бабайларны да очратканым бар минем. Р.Миңнуллин Алдырып китү Билгеле бер урыннан, вакыттан соң кинәт алдыру. Кинәт кызу алдырып китүдән, чанадагы кешеләр артка сөрлегеп куйды. А.Вергазов. Соңыннан алдырып киттем, минсиңайтим! Эшен дә актарып салам, акчасын да каерып алам. З.Фәйзи Алдырып ташлау Тиз арада, тиз үк алдыру. Түлке син, ыстудин иптәш, чәчеңне алдырып ташла, иелгәч күзеңә керә. Н.Фəттах Алдырып тору Һәрвакыт, даими алдыру. --- тау өстенә аэродром кордырып, Тымытык кымызын атна саен Франциягә алдырып торырга теләде. М.Галиев |