АЛДЫНГЫЛЫК и. 1) Алдынгы булу, беренчелек. Моңа тиклем алдынгылыкны беркемгә дә бирмәгән сыер савучы Мөсфирә кара көнләшү белән янды. Х.Ибраhимов. Алдынгылыкны чит-ятларга биргән юк. Д.Бүләков

2) Яңалык, прогрессивлык. Нәкъ менә яңалык, алдынгылык китерәсе мәгариф челтәре – иң консерватив өлкә булып чыкты. Ш.Галиев

3) Әйдәп баручылык, өстенлек. [Әдһәм:] Булган шул заманалар, ат белән иргә пачут булган. Хәзер сыер белән хатын-кыз алдынгылыкка чыкты. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә