АЛДЫНГЫ с. 1. 1) Тормышта хезмәте, эше белән башкалардан алда булган, үрнәк. Сәхибгәрәй хан чыннан да бик мәдәниятле, тирән фикерле, укымышлы кеше була. Аның кылган эшләре дә --- аның үз вакытының алдынгы кешесе булуын күрсәтәләр. С.Алишев 2) Аңлы, зыялы, прогрессив карашлы, югары фикер йөртә торган. Алтын Урда чорында һәм шуннан соңгы ханлыкларда үз заманының алдынгы белгечләре дәрәҗәсендә чор белемнәрен үзләштергән, җәмәгатьчелектә олы ышаныч казанган зур галимнәр булган. М.Гайнетдинов 3) Үсеш кимәле ягыннан югары булган. Нәҗип җирне ярата, туфракның уңдырышлылыгын арттыру буенча алдынгы технологияләрне куллана, күп укый, өйрәнә, фән казанышларын исәпкә алып эшли. Л.Шәех. Киләчәктә дә казанлыларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнәчәкбез. Я.Шәфыйков 4) Иң алдагы, беренче. Җамалилар ротасы да, җир асты юлларын үтеп, алдынгы линия окопларына кереп урнашты. М.Гали 5) Әйдәп баручы, өстенлекле. Бу исә уку-тәрбия эшен җитештерүчән хезмәт белән бергә бәйләп алып бару, хезмәтнең алдынгы формаларын һәм заманча индустрия яңалыкларын дөрес файдалану исәбенә хәл ителергә мөмкин. Ә.Хуҗиәхмәтов 2. и. мәгъ. Эштә, укуда һ.б.ш. тармакларда алда баручы, югары күрсәткечләргә ирешкән кешеләр. – Батыр булыгыз! – диде Вәли агай. – Сез бит алдынгылар! Ш.Мостафин |