АЛДЫ’М-БӘРДЕМ рәв. сөйл. Ашык-пошык, тиз генә; җиренә җиткермичә (нәрсәнедер эшләү турында). Әйтик, ихлас табигатьле кеше эшне алдым-бәрдем генә эшләми, аны бар күңелен, булдыра алганча осталыгын салып, юаныч, тәм, илһам табып башкара. Әдипләребез. Мин алдым-бәрдем генә сылаштырып куелган, ясалма кыяфәт кенә кертелгән урыннарга игътибар итәм, ә аларны өйдән чыгуга күрәм. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә