АЛДЫ’-АРТЫ җый. и. 1) Ал һәм арт, тирә-як. – Алдың-артыңны карап йөри күр, балам, – диде карчык, көрсенеп. Казан утлары 2) Ахыры, соңы, нәтиҗәсе. Мирсәет тә алдын-артын уйламастан әйтеп салмасынмы шунда: – Минем кадәр өч булгач, ул, Зәки әфәнде, синең тикле биш кеше дигән сүздер инде, ә?! Р.Мөхәммәдиев ◊ Алды-арты хәерле булсын теләк Хәвеф-хәтәр, үлем-китем, югалтулар булганда, кабат зыян килмәсен, дигән мәгънәдә әйтелә. Ярар, алды-арты хәерле булсын, сандыгыңны әтиең кичкә китерер. М.Мәһдиев. Алды-артына карамыйча 1) Шикләнмичә, курыкмыйча, сакланмыйча; 2) Бернигә карамый, бик кызу (йөгерү), тәвәккәллек күрсәтеп (хәрәкәт итү). Ул, сукыр чебен кебек, алдын-артын карап тормыйча, теләсә кая бара да керә. Казан утлары. Алдын-артын уйлап тормыйча (тормастан) Эш-хәлнең ничек булуына төшенмичә, ни белән бетәсен уйламыйча (эш итү). Рөстәм, моңа чаклы аңарда һич күрелмәгән уенчаклык белән, алдын-артын уйлап тормастан тезеп китте. Ф.Хөсни |