АЛДАШУ ф. 1) Алдау, ялганлау. Минем алдашканым юк, Якуб абый, чын... Ә сез... ни, сөйләгән сүземә ышанмастай иттегез. Э.Касыймов. Кыз, башын иеп, шактый дәшми торды. Ләкин ул хәзер алдаша алмый иде инде. Ә.Еники

2) Хәйләләү, хәрәмләшү, башкаларны алдау. Яшь, шома, телгә оста егетнең сихерләүләрен, матур итеп алдашуларын күзәтә торгач, --- бер шаян хикәя дә язып ташладым. Т.Галиуллин

Алдаша башлау Алдашырга тотыну. Каяндыр тавык исе килә. Әкият! Каян килсен монда тавык ите? Борын алдаша башлады соңгы вакытта, картаю галәмәте инде. З.Мəхмүди

Алдаша бирү Алдашуны дәвам итү

Алдаша төшү Бераз алдашу

Алдашып алу Аз гына, бераз алдашу

Алдашып йөрү Әле, хәзерге вакытта төрле урыннарда, төрле кешегә алдашу. Алдашып йөрергә, мине кем дип белдегез? И.Сәйфуллин

Алдашып карау Алдашырга омтылу. Карыймын алдашып та, Карыймын аңлатып та. Аңламагач Аңламый! Тыңламагач Тыңламый! Р.Миңнуллин

Алдашып килү Элек-электән үк, системалы алдашу. Әлегә кадәр алдашып килсә дә, Бакировның «абруйлы» көннәре санаулы гына кала, чөнки чын каһарманнарны эзләү өчен көрәш сафына басучылар табыла. Р.Зарипова

Алдашып кую Бер мәртәбә алдашу

Алдашып тору Әледән-әле, еш алдашу; һәрвакыт алдашу. Ничек оялмыйсыз сез шушылай алдашып торырга? В.Нуруллин

Алдашып утыру Әле, күз алдында алдашу. Син нәрсә, шахтёр башың белән, көпә-көндез алдашып утырасың? Г.Бәширов. – Карт башым белән мине алдашып утыра дип уйлыйсызмы? – дигән Кара елан. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә