АЛДАУЧАН с. 1) Алдарга һәвәс, алдашырга ярата торган (кеше турында). Алдый торган кеше, гадәттә, гел алдаучан була. Шәһри Казан 2) Ялгыштыручан, саташтыручан. Көндез алдаучан җылы булып торды да, төш авышуга, мә сиңа, зират тавыннан өзлексез җил исә башлады. Рифә Рахман. Тышкы кыяфәт алдаучан, дип юкка гына әйтмиләр икән. Ватаным Татарстан. --- нәкъ менә яз кояшы бераз гына елмая башлауга, хатын-кызларыбыз капрон оекларга, җиңел аяк киемнәренә күчә дә бетә, гәрчә язның алдаучан булуын барыбыз да белә. Шәһри Казан 2) Кызыктыргыч, вәсвәсәләндерүчән. Урманның алдаучан тынлыгы, җылы кояшлы иртә аның уйларын туган авылына, өенә, гаиләсе янына алып китә. Әдәбият. Ләкин әле бу – бәхет кояшының офыктан күренгән алдаучан кызгылт нурлары гына була шул. Ватаным Татарстан |