АЛДАУСЫЗ с. 1. Алдауга корылмаган, алдашмый торган. Шушындый ачык вә һич алдаусыз мөнәсәбәтләр Рәхилә белән Кәбир арасын тагын да ныгытты; Рәхиләнең – Кәбиргә, Кәбирнең Рәхиләгә ышанычы, хөрмәте артты. Р.Батулла. Тәү күрешү алдаусыз була. Ватаным Татарстан

2. рәв. мәгъ. Алдамыйча, хәрәмсез. Дөресен әйткәндә, ялгансыз бер көн дә яшәлми, алдаусыз барып булмый. Х.Камалов. Дөрестән дә, сәүдә эшен алдаусыз гына күз алдына китерүе кыен. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә