АЛДА’У-ЙОЛДАУ ф. сөйл. 1. Төрлечә алдау, хәйләләрнең күп төрлесен куллану 2. җый. и. мәгъ. Һәртөрле алдаулар, хәйләләр, ялганнар. Куй, зинһар, андый алдау-йолдаулар булырлык булганда, мин соң, олы башымны кече итеп, андый юк-бар эшләргә катышып йөримме? Г.Камал. Безнең әни, алдау-йолдау белән хәйләнең нәрсә икәнен белмичә, һәммәсен турыдан-туры ярып салучы, чамасыз да беркатлы кеше иде. Г.Бәширов 3. алдап-йолдап рәв. мәгъ. Һәртөрле хәйлә-алдаулар белән, төрле рәвешчә кызыктырып. Асаф тиз генә әти-әнисе янына барып килде, алдап-йолдап ачкыч биреп, аларны Казандагы фатирларына кайтарып җибәрде. Р.Батулла Алдап-йолдап йөрү Даими рәвештә, һәрвакыт алдау Алдап-йолдап тору Әле, хәзер алдау |