АЛДА’У ф. 1. 1) Хәйләләү, ялган белән ялгыш фикергә китерү. Барча кызлар алдый дип, һичберсе юк алдамас; Кайсы кызлар алдамас соң, син фәрештәм алдагач! Г.Тукай. Әмма большевиклар империясе аларны [латышларны] тырнагыннан ычкындырырга теләми, алдап, көчләп булса да тота, аерылып чыгарга һич берничек тә юл куймый иде. Ә.Еники. Ай Аллам, харап икән. Аларны алдыйм, имеш. Әйдә, алдана торсыннар, тормыш әле аларны моның кебек кенә алдамас. Казан утлары

2) Дөрес булмаганны чын итеп сөйләү; ялганлау. Сөяксез тел алдаса да, Күз карашы, җаным, алдамас. М.Җәлил. Мин һаман шул җен-пәри, өрәк-бичура турында уйланам. Юк бит алар, юк! Егетләр бит чын ышану белән сөйлиләр. Кайберләре үзләре күргән. Алдыйлармы? Юк, алдамыйлар. Җ.Фәйзи

3) Биргән сүзне, вәгъдәне бозу. – Килерме, дип көткән идем дә, килмәде. – Алдадымыни? – Нишләп алдасын, ди? Андыйлар алдамый ул. Сәбәбе булгандыр. Г.Шәрипова

4) Кызыктыру, ымсындыру. Алдама мине, Ярың күрсәтеп, Аулама мине, Кызың күрсәтеп. Ш.Бабич. Мөршидә җаным, мин уйнап яисә сине мыскыл итәр өчен, алдар өчен бу сүзләрне сөйләмәдем. К.Тинчурин

5) Ялгыштыру, хаталандыру. Календарь алдамады, әлбәттә, кояш җәйгә авышты, әмма көннең озынаюы артык сизелми әле. Г.Шәрипова. Матурлык ул, дөрес, әйбәт нәрсә, Тик алдый шул, каһәр суккыры. М.Хөсәен. Тышкы кыяфәт еш кына алдый, бутый. А.Гыйләҗев

6) күч. Көчләү, мәсхәрәләү; көч кулланып, җенси мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр итү. Ул моннан биш ел элек Зәйнәпне алдап киткән бай баласы Гали әфәнде иде. М.Гафури. Синең төсле, авыз сулары агызып, мискинә ул кыз бик кызганыч, бер егет алдап ташлаган, фәлән егет бик аяныч булган, фәкыйрь дип, сөйгәнен бирмәгәннәр, дип торыйммы? Г.Исхакый

2. и. мәгъ. к. алдаш. Әле алдау, власть өчен көрәш, Гасыр буе килде кырын эш. Х.Хабаров. Мондый халык бернинди алдауларга, провокацияләргә бирешми, бирелми, ә бу – зур үсеш. Б.Рәхимова. Шаулый базар, гөрли базар, Елмая алыпсатар. Алдау кәсебе үзләштерә Монда «яңа татар». М.Шиhапов

Алдап бетерү Бөтенесен алдау; әллә ниләр әйтеп алдау

Алдап йөрү Даими рәвештә алдау; һаман да алдау. Халыкны алдап йөргән өчен төрмәгә тыгып куя күрмәсеннәр инде, Ходаем! Аманулла

Алдап карау Алдарга омтылу. Чибәр кызлар, хәмер-шәраб белән Әллә ничә алдап карады. Р.Ягъфәров

Алдап килү Күптәннән, элек-электән, системалы алдау. Аны гасырлар буе, син бөек, дип алдап килделәр. Т.Миңнуллин

Алдап кую Көтмәгәндә яки кинәт алдау

Алдап тору 1) Һәрвакыт, гел алдау. Чөнки тормыштагы ялтыравык, тышкы яктан матур тоелган күренеш-әйберләр кешене һәрчак ымсындырып, алдап торалар. А.Шәмсутова

2) Әле, хәзерге вакытта алдау. Ялганыңны сизеп торам, аңлап торам. Бер мизгелгә ышанып та куя язам: Хак сөйли, дип, үз-үземне алдап торам. С.Әхмәтҗанова

3) Бераз, вакытлыча алдау. Әле ярый аяк астында үлән бар, Маһинур абыстай аны кайда күрсә, шунда өзеп каба. Әмма үлән ачлыкны басмый шул, бераз алдап торырга гына ярый. Ф.Бәйрәмова

Алдап утыру Әле, хәзерге вакытта алдау. Нәрсә дип языйм? Алдап утырырга иренәм, ә дөресе Кәримгә нәрсәгә? А.Гыйләҗев

Алдап яту к. алдап утыру. Син әле, авыл мәчесе булган килеш, безне – городской мәчеләрне алдап ятасыңмы? Т.Миңнуллин

Алдый башлау Алдарга керешү, алдарга тотыну. Күз дә йоммый, һәр кешене алдый башлыйм инде мин! Г.Тукай

Алдый бирү Алдавын дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә