АЛДАТУ ф. 1) йөк. юн. к. алдау. --- быргы белән иркәк боланнарны алдатып чакыру – болар барысы да соңрак уйлап чыгарылганнар. Р.Әхмәтьянов 2) к. алдану (2–5 мәгъ.). Тик Зөфәр бу юлы алдатмады, күгәрченнәре янына иң элек үзе менеп басты. Ф.Хөсни. Әгәр инде теш кысып түзсә, атай үлгәч, үзара мал бүлгәндә, Алтынбай алай алдатмас. Г.Ибраһимов |