АЛДАНУ ф. 1) төш. юн. к. алдау

2) Алдауга ышанып ялгышу. Ул үзенең, Садыйк байга алданып, бик авыр хәлгә калганлыгын, --- быел бөтенләй укый да алмячагын сөйләп бирде. К.Тинчурин. Кайтучыларның бәгъзеләре әрсез таксистларның татлы сүзенә алданды. Казан утлары

3) Кызыгу, нәрсәгә дә булса ия булырга теләү. Мондагы юк-барга алданып, күңелеңне аздырма! Г.Коләхмәтов. Малайлар көне буе Ыкта су керәләрдер, ә син, ярты кашык балга алданып, шушында ят инде. Ф.Яруллин. Автор анда --- байларның алтынга алданып, саташып йөрүләреннән көлә һәм аларның никадәр ач күзле, комсыз икәнлекләрен күрсәтә. М.Гали

4) Отылу, уңышсызлыкка дучар булу. [Пристаньда] Саталар, алалар, алдыйлар, алданалар, мактыйлар, мактаналар, шау киләләр. К.Тинчурин. Нигә без шушы тоташ хәерчелекне туктаусыз мактыйбыз? Нигә без балачактан гүргәчә бер-беребезне алдарга һәм алданырга өйрәтәбез? А.Гыйләҗев. Солтан кинәт үзенең алдануын, ниндидер бер сыер савучы хатын тарафыннан адәм көлкесенә калдырылуын аңлады. А.Расих

5) Мавыгу; хирыслану; нәрсә белән булса да артык бирелеп шөгыльләнү. Уенга алданып, туемнан калма. Мәкаль. Җыр бит ул морфий шикелле,: без шул җырга алданган ---. М.Мәһдиев. Алданып, күп вакытта бушка калдык – Инде бер тырышаек алданмаска! Р.Гайфуллина

6) Көчләнү, мәсхәрәләнү (кыз балаларга карата). – Сорашмадыңмы, нишләп алай алданган? [Тимай:] – Иләс-миләс чагы бит. Хатынлыкка алам, дигән тасма теленә ышанган. Т.Гыйззәт. [Китапта] --- онытылган яки аңлы рәвештә төшереп калдырылган йолалар да юк түгел. Мәсәлән, кызның кавышырга килгән кияүне чишендерүе, кыз алданып килгән булса, никах төненнән соң, кияүнең кияү коймагын тишеп чыгаруы, килен булып төшкән кызның таянчык малга таянуы ---. М.Бакиров

Алдана бару Торган саен күбрәк алдану

Алдана төшү Тагын да алдану

Алдана язу Чак кына алданмый калу

Алданып бетү Бөтенләй, нык алдану

Алданып йөрү Озак вакытлар дәвамында алданган булу. Мин бу көнгә кадәр [Гайнинең] алдалап сөйләгән сүзләренә, үзен гыйффәтле итеп күрсәткән кыланышларына алданып йөргән икәнмен. Г.Камал. Әнә, синең сыман, хәзер орденга алданып йөри. Т.Миңнуллин

Алданып калу Алданып, нәрсәдән дә булса тоткарлану, катнашмау; нәрсә дә булса эшләнмичә калу. Бәс, надан, ахмак мөрид алданып калды. К.Насыйри

Алданып килү Күптәннән, әллә кайчаннан, һаман алдану

Алданып кую Кинәт, көтмәгәндә алдану. Аннан бигрәк, өйнең күпмерәк торуын беләсе иде. Алданып куюың бар. Ф.Яруллин

Алданып тору Һәрвакыт алдану

Алданып яту Әле, хәзерге вакытта алдану. Аю шул вак-төяк белән алданып ята, нишләсен! Әкият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә