АЛДАН рәв. 1) Ал (алгы) яктан, йөз яктан. Йорт алдан биек койма белән тотылган 2) Баштан, башыннан ук. Кешенең иң зур, көчле хисләреннән берсе – алдан сизү. М.Мәһдиев. Киләчәкнең күзе юк, алдан ни буласын төгәл әйтә алмыйм. Н.Гариф 3) Хәзерге вакыттан элек, моннан элек, күптән. Бүләге дә алдан ук әзерләп куелган. Ш.Галиев. Бистә халкы гаилә башлыгы Юныс һәм аның уллары Газиз, Гафур, Каюм, Муса белән күп көннәр алдан танышты. Г.Шәрипова 4) Беренче булып, барысыннан да элек. Зур хәбәр, сөенеч бирергә халкына, Китте алдан илче Каф-тау артына. Ш.Бабич. Шакир Җиһаншин --- нәтиҗәсе, ни белән бетәре билгеле булмаган мәсьәләләрне тикшергән җыелышларда алдан чәчрәп чыкмый, башкалар тарткалашканны тыңлап кына утыра. В.Нуруллин. Җиңел түгел ул алдан һава ярып барулар. Г.Бәширов. Гармунчы алдан бара, әледән-әле, култыклашкан егетләргә борылып, арты белән атлый. Ә.Баян 5) Вакытыннан алда, иртәрәк. Алдан килгән – урын өчен, арттан килгән – тамак өчен. Мәкаль. Алдан кычкырган күкенең башы авырта. Мәкаль. ---театрга-мазарга барам дисәң, берәр сәгать чамасы алдан чыкмыйча ярамый. М.Вәли-Барҗылы ◊ Алдан алу к. алдан аяк киенү. Авыруны алдан ал (ягъни тудыра торган сәбәбен булдырмаска тырыш). Мәкаль. Алдан аяк киенү Алдан белеп, әзерлек чарасын күрү, алдан ук әзерләнеп тору. Без быел язын, колхоз правлениесенең алдан аяк киенмәве аркасында, тавыкларыбызны, бер чеметем фуражсыз, яшел кычыткан ашатып асрадык. Ф.Хөсни. Алдан әйткәнем булсын Әйтмәдең, димәгез, менә әйтеп куюым, дип кисәтү. Алдан кул юу Соңыннан гаеп ителәчәк эшкә катышмау, үзен алдан ук аклап кую. Алдан күрү Киләчәктә булачак эшне алдан ук белеп, сизеп тору, чарасын күрү. Алдан сүз куешкандай Алдан килешеп куйган кебек, бер үк ниятне, эшне бер үк вакытта, берьюлы башкару. Без, алдан сүз куешкандай, тагын шул тауга килдек. Ә.Еники. Алдан шапырыну Булмаган эшне булган, булдырган кебек, алдан сөйләп мактану. Алдан шапырынып, быел да оятка каласым килми, вәт! Г.Бәширов |