АЛДАЛА’У ф. к. алдау. Алдалый, валлаһи алдалый, ышанмагыз, сандыкта һич киелмәгән биш-алты асыл күлмәге череп ята. Г.Камал. Идарәгә чакырып килүче Шәмгунны күргәч, өйдә юк, дип алдалап җибәрергә омтылу очраклары да булмаган түгел. Т.Нәҗмиев

Алдалап алу Бераз алдалау. Мин алдалап алдым, өйгә кайтты инде, дидем. Г.Әпсәләмов. Элек без әти белән йоклап алдык, ә аннан соң әни дә бераз күзен алдалап алды. Г.Бәширов

Алдалап бетерү Барысын да алдалау; әллә ниләр алдалау

Алдалап йөрү Төрле җирдә һәр кешене алдау. Разияны, «сөям» дигән сүзне шулкадәр чынлык белән күзгә карап әйтә торган Разияны, ничек итеп, моңар чаклы алдалап йөргән, дип уйларга мөмкин булсын? Р.Гали

Алдалап килү Күптәннән, электән үк, һаман алдаган булу

Алдалап китү Бераз алдалау, сүз уңаенда алдалау. Мин генә сезгә шулай язып үттем, сезне дә әз генә алдалап киттем. А.Алиш

Алдалап кую Бер тапкыр алдалау

Алдалап тору 1) Күз алдында, сөйләү моментында алдалау. Таз һаман: «Кычытуы бетмәде әле, кычыта», – дип алдалап тора икән. Мәзәк

2) Гел, һаман алдалау. Без, аның мондый гадәтен белгәнгә күрә, еш кына алдалап торабыз. Ф.Яруллин

Алдалап утыру Әле, хәзерге вакытта алдалау. Ап-ак сакалың белән алдалап утырма инде, ичмасам, кешене ышандырырсың. Т.Миңнуллин

Алдалый башлау Алдаларга тотыну

Алдалый бирү Алдалавын дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә