АЛДАКЧЫ и. 1. Алдый торган, ялганчы кеше. Алдакчының бүреге яна. Мәкаль. – Эне-ем, – диде ул, сузып кына, – алдакчы да түгелсеңдер, бәлки, әйбәт малай син. Шулай да дөресен сөйләмисең. Р.Мөхәммәдиев 2. с. мәгъ. Алдаша торган, ялганлый торган. Мин үземне синең каршыңда алдакчы кеше итеп калдырасым килми. Т.Гыйззәт ◊ Алдакчы капчыгы Үтә ялганчы, кеше алдап яшәүче; шарлатан |