АЛДАГЫ с. 1. 1) Алгы яктагы, алгы, алда урнашкан, алгы рәттәге. Сугышчыларның күпчелеге йоклый. Бары тик часовойлар, алдагы дозорлар, секретлар гына төннәрне йокысыз үткәрәләр. Г.Иделле. Күзе алдагы утыргыч кесәсен «капшап» алды. Т.Галиуллин 2) Баштагы, беренче. Дүрт атымны бер-бер артлы тездем дә алдагы арба башына сикереп мендем. Г.Ибраһимов. Бу язманың алдагы өлешләрендә, өзек-өзек булса да, шактый нәрсә язылды инде. Ә.Еники. Китапның алдагы бите ертылган 3) Киләчәктәге, алда торган. Бу сорауның җаваплары алдагы тарих битләренең эченә яшеренгәннәр. Г.Ибраһимов. Эшләп үскәннең алдагы тормышы бәрәкәтле булыр. Кызның барлык туганнары шушы хакыйкатьне раслап яши. Мәдәни җомга 4) Киләсе, иртәгәсе. Кичә эшләгән эшләргә хисап та бирерсез, алдагы көн турында да фикер алышырбыз... Р.Вәлиев. «Милләт сафлыгы» программасын алардан башка тикшерү булмаслыгы көн кебек ачык иде, бу эшне алдагы кичкә калдырып торырга булдылар. Ф.Сафин 2. и. мәгъ. тарт. форм. Киләчәк; алда булачак көн. Алдагысын ишәк кайгыртсын. Әйтем. Биек тауда бер авыл, Ничек күтәрми давыл; Алдагысын Алла белә, Хәзергесе бик авыр. Җыр. Алдагысын беребез дә белми: син югында тегеләй-болай булып куйсам, белеп тор, мин сиңа рәнҗемим. Ф.Яруллин ◊ Алдагы көн Киләчәк, алдагы тормыш; перспектива. Колхоз җитәкчеләре арасында төрлесе бар. Бер төрлесе алдагы көнгә карап эшли. Перспектива белән эшли. С.Рафиков |