АЛДАВЫЧ и. 1. 1) Балык, кош һәм кайбер җәнлекләрне алдап тотарга ярдәм итә торган нәрсәләр; җим. Авылга бүре килеп бик җәфалагач, бер аучы үзенең бакча артындагы иске коесы өстенә төнгә ит куйган. Кое өстендәге алдавычка бүренең килеп керүе булган, черек такта сынып, бүре коега егылып төшкән. М.Мәһдиев 2) Туклыксыз, туйдырмый торган, калориясе аз булган ашамлык. Чәй дә бәрәңге, бәрәңге дә чәй, туйганчы итен-маен ашасаң иде. Болары бит аның – тамак алдавычы гына. Г.Ахунов 3) диал. Яз көне – карны казып, өстенә кар яки салам салып, җәй көне өстенә балчык сибеп капланган ау чокыры 2. с. мәгъ. 1) Алдый торган, алдандыра торган. Кайсы урамнан кайтсалар да, теге алдавыч яшелле-сарылы вывеска күренә. Г.Тукай. Иртәнчәк алдавыч һава тын тора, караганник яфракларында чык җемелди. А.Гыйләҗев. Түбәндә «текә ярлар» да, «төпсез упкыннар» да бар. Ләкин алар – чын түгел, болытлардан гына укмашкан алдавыч күренешләр. Казан утлары 2) Ясалма, табигый булмаган, ялган. Алдавыч фикерләр исә әүвәл җәмгыятьнең табигый үсешенә зыян салды, шуның белән беррәттән, хатын-кызны бәхетсез итте! З.Хөснияр. Моның азагы бар: алдавыч хисләр дулкынында кабынган учак үзеннән-үзе сүнә дә китә. Казан утлары |