АЛДА рәв. 1. 1) Ал якта, каршыда, йөз, күз караган якта. Алдыңда – очсыз-кырыйсыз озын юл. Атла да атла, бар да бар! Г.Мөхәммәтшин. Алда Казанка күренде. Г.Әпсәләмов

2) Югарыда яки түбәндә (сөйләүченең үз фикерен кай урында әйткәнен яки әйтәчәген белдергәндә кулланыла). Теге елны – бу турыда алдарак яздым – РСФСР Язучылар Союзының проза буенча күчмә семинарына барганда, соңгы бер көнне бер сарайда тантаналы кичә булган иде. М.Мәһдиев. --- алар турында алда сүз булыр. А.Әхмәдуллин

3) Киләчәктә, булачак тормышта. Минем алда эшләргә торган бер эшем бар. М.Фәйзи. Алда мине, янар учак булып, өмет көтә. Ш.Таһирова. Алда шактый кыенлыклар, зур югалтулар, җан сыкраулары һәм йөрәк әрнүләре көткәнен Дисә бик яхшы белә иде. М.Хәсәнов

4) Башкалардан элек, беренче булып. Без, яшь шәкертләр, ястү намазыннан алдарак чыгып, мәдрәсәгә кайттык. М.Гафури. Ләкин егет укуны бездән алда тәмамлады да, һич көтмәгәндә мединститут бетергән бер кызга өйләнеп, башка шәһәргә китеп барды. М.Маликова. Аның исеме дә үзенә ярашып тора – Чапкыртай. Нишләп шулай атаганнарын ул белми. Бәйгеләрдә чапкыр аты белән алда килгәне өченме, әллә орышларда дошманына кылыч белән хәтәр чапканы өченме – билгесез. Р.Батулла

2. бәйл. функ. Каршыда. --- минем алда хуҗасының байлыгын барлый. Р.Зәйдулла

3. хәб. функ. Алга киткән. Сәгать – 15 минут алда, ашыкмасак та була



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә