АЛГЫСЫТУ ф. Күңелне җилкендерү, нәрсәгә дә булса омтылу хисе тудыру, ашкындыру. Күңелен алгысыткан сәхнә бар бит әле: завод каршындагы клубта җырчы, биюче, һәвәскәр музыкант булып йөри, көйләр яза башлый. Г.Ахунов. Фәнияр, туктаусыз диңгез турында сөйләнеп, Илсөянең күңелен алгысытуы өчен үзен битәрләде. Ф.Яруллин. Елга уртасыннан, кызның болай да җилкенгән, ашкынган күңелен алгысытып, су өстенә тияр-тимәс йөзеп, «Метеор» узып бара. Р.Мөхәммәдиев Алгысыта башлау Алгысытырга тотыну Алгысыта бирү Алгысытуын дәвам итү Алгысыта төшү Беркадәр, бераз алгысыту; тагы да алгысыту Алгысытып алу Кыска гына вакыт эчендә алгысыту Алгысытып бетерү Тәмам, бик нык алгысыту Алгысытып җибәрү Кинәттән, көтмәгәндә алгысыта башлау, шул халәткә этәргеч бирү. Казан ягына агучы Иделне, әнисен, үзенең балачагын искә төшерүләр Габделнур күңелен янә бер алгысытып җибәрде. Р.Кәрами. Кичке тынлыкта яңгыраган гармун тавышы йөрәкне алгысытып җибәрде. Казан утлары Алгысытып йөрү Килеп йөреп, күз алдында булып, үзенә игътибарны тартып алгысыту. – Борчылмагыз, Маратның хәле әйбәтләнә, үсә, күңелен алгысытып йөрмәгез, – дип җавап язды. Ф.Садриев Алгысытып китү Көтмәгәндә, уйламаганда, кинәт алгысыту Алгысытып кую Кинәт кенә, кыска вакытка алгысыту. Көн кояшлы иде, шәһәрнең киң һәм якты манзарасы Мансуровны бермәл гаҗәпләндереп һәм алгысытып куйды. Ф.Хөсни Алгысытып тору Бертуктаусыз, әледән-әле алгысыту. --- туган туфракны сагыну хисе, туган авылымны, сине күрәсем килү тойгысы алгысытып торды. М.Хәсәнов. Күзләрен җылы да, ягымлы да булган яшел чиксезлек берөзлексез алгысытып торды. Р.Мөхәммәдиев |