АЛГЫСЫНУ ф. 1. к. алгысу. Төштә күрәм каргышымның Сиңа чынлап төшкәнен. Алгысынмый һәм ярсынмый Яшәр көннәр җиткәнен. Н.Измайлова. Күкеле сәгать теләп, урмандагы күкегә дә әллә ничә кат алгысынуы инде Нәгыймәттәйнең. К.Кәримов. Койма аша карап торып тәмам арыган Нәзифә, йөрәге алгысынуына түзә алмыйча, капка келәсенә тотына. Казан утлары

2. и. мәгъ. Җилкенү, эчке дәрт. Баштан ук белгән булсам, дигән нәүмиз алгысыну белән, аның бер күрүдә хәтердә кала торган кыяфәтен күздән кичерәм. М. Галиев

Алгысына бару Торган саен ныграк алгысыну

Алгысына башлау Алгысынырга тотыну

Алгысына бирү Алгысынуын дәвам итү

Алгысына төшү Тагын да алгысыну

Алгысынып алу Кинәт кенә, кыска вакыт эчендә алгысыну

Алгысынып бетү Бик нык, тәмам алгысыну

Алгысынып китү Нинди дә булса сәбәп аркасында яки вакыт үтү белән алгысынуга этәргеч булу. Биктимернең йортын күргәч, күңеле тагын алгысынып китте. Р.Зәйдулла

Алгысынып кую Кинәт алгысыну. Үгетли торгач, күңелем алгысынып куйды бит. Н.Хәсәнов

Алгысынып тору Һаман, гел, бертуктаусыз алгысыну. Күңеле гел шуңа ымсынып, алгысынып тора иде. В.Нуруллин. Әнә кылычын кыныннан суырып чыгарган көе, Ибраһим урынында алгысынып тора. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә