АЛГЫСУ ф. 1) Ашкыну, җилкенү, туктаусыз омтылу. Ә юк, алгысый, барыбер нидер җитмәгән шикелле. Кинәт кенә аңлап алдык – арыш ипие. Р.Кәрами. Зуфирәнең күңеле нечкәргән чак, билгесез юлга кузгалганда, гомумән, күңел алгысый. М.Маликова. Без килгәндә, Разия апаның бик тә борчылган, алгысыган чагы иде. Ватаным Татарстан

2) Нәрсәдер эшләргә теләк уяну; кызыгу. Башында төрле планнар чуала, шуннан соң инде, күңеле алгысып, балта-пычкыга тотына. Г.Ахунов. Бу адымга ул байтактан әзерләнеп йөрде. Күңелендә ниндидер бер алгысу, бушлык, пошаманлык үзен гел-гел талкып торды. Мәдәни җомга

Алгысый бару Торган саен ныграк алгысу

Алгысый башлау Алгысырга тотыну. Әһлия хәзер, күңеле алгысый башлады исә, утыра да авылга кайтып килә. К.Тимбикова

Алгысый бирү Алгысуын дәвам итү

Алгысый төшү Тагын да алгысу; бераз алгысу

Алгысып китү Кинәт алгысый башлау. Фәләх, үзе дә сизмәстән, кодрәтләнеп, алгысып китте. В.Нуруллин

Алгысып кую Кинәт, кыска вакытка алгысу. Бермәл ул, юктыр, берәрсенең йөз чалымы гына аны хәтерләтәдер, дип, тынычланган кебек тә булды, аннары янә күңеле алгысып куйды, башына кереп оялаган уй аңа тынгы бирмәде. Р.Кәрами

Алгысып тору Һаман, бертуктаусыз алгысу. Кормашбаш җегетләре сугышырга алгысып тора, Рәүфне арба башыннан бәреп төшерделәр. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә