АЛГЫСАК с. 1) Тиктормас, тынгысыз. Боларының күңеле алгысак, чөнки тормышлары түм-түгәрәк үк түгел. М.Маликова 2) Ашкынулы, кайнар дәртле. Июль кичендә шундый алгысак күңелле ике егет остаханәдә дуслары белән очрашып, сөйләшеп утырдылар. Казан утлары |