АЛГЫР с. 1) Зирәк, үткен. Үзе сүзгә дә бик алгыр, бик чапак. Г.Ибраһимов 2) Җитез, өлгер. Чабышта аллы-артлы килгән алгыр өч атны чалдылар. Янып, җиргә сузылып ятканнары өчендер инде. Ә.Гаффар 3) Үткен, булдыклы, үз дигәнен булдыручы. Тиз арада бу үсмер, үзенең табигый сәләте, хезмәт сөючәнлеге белән, сәүдәгәрнең алгыр ярдәмчесенә әверелә. Х.Бәдыгый |