АЛГЫ с. 1. 1) Ал яктагы, түр; алдагы, алда торган; киресе: арткы. Алгы сафлар хәзрәт белән бергә елыйлар, --- инде куркыныч ерагайды дигәндә, бер хәлдә өйләренә кайталар. Г.Ибраһимов. --- Мәһүб карчык, алгы рәттә утыруына карамастан, җырның сүзләрен аңламаган. М.Мәһдиев. Түшәмдәге унлы лампа яктысында өйнең алгы ягы тагын да бәләкәйләнеп күренде. Мирас

2) Алгы өлештә урнашкан, ал өлешне билгеләгән. Алгы аяклары белән җир тырнап, муен өстендәге йоннарын кабартып, очлы мөгезләрен аңарга төбәп куйган бу иләмсез һәм шыксыз тәкәнең кан сауган күзләреннән генә дә куркып качарлык… Р.Мөхәммәдиев. Юк, малай, булмас аннан да, алгы саны биек аның, алгы аяклары озын булган атның узганын син һичкайда күрмәссең. М.Гали

3) Алда яшәячәк, моннан соң яши торган (кеше, буын һ.б. турында). Әкият түгел, болар – чынбарлык бит: Безнең буын – кеше язмышы. Алгы буыннарга берүк килмәсә иде Тарихларның андый ялгышы. В.Галиев

4) Хәзергедән соң буласы, алда булачак, алдагы киләчәк һ.б. Алгы көндәге яшәеш белән кызыксынучы әлеге шәхесләрне даими борчыган сораулар бар: – Кешелек кая бара? Р.Сафин

2. рәв. мәгъ. диал. Элек, элегрәк, әүвәл. Алгы суны инештән эчә идек

Алгы итәгеңне бала бассын, арт итәгеңне мал бассын Балаларың күп булсын, терлек-туарың нык үрчесен, дигән теләкне белдерә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә