АЛГОРИТМ и. лат. мат. 1) Мәсьәлә чишү, исәпләү барышында кулланыла торган гамәлләр, операцияләр эзлеклелеге. Алгоритм, алгебра – Әлхәрәзми атамасыннан. Ватаным Татарстан

2) информ. Электрон исәпләү машиналарында: кирәкле мәгълүматны табарга, ачыкларга ярдәм итү өчен махсус уйлап табылган программа. Юлы табылыр сыман тоелса, «Бэйсик» (яки «Паскаль») дип атала торган махсус алгоритм телендә чытырмандай катлаулы бер әсәр язарга утырасың... З.Мифтахов. Борынгы телне заман теленә яраштыру, тәңгәлләштерү өчен махсус алгоритм таләп ителә. Кызыл таң

3) күч. Ниндидер бер эшчәнлекнең гомуми схемасы. «Алгоритм» дигәндә, ничек яшәргә икәне алдан билгеле түгел, ләкин яңалыклар ачу юлы бирелгән. Татар әдипләре. Алдан әзерләнгән алгоритм юк. Ялкын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә