АЛГАРЫШ и. Алга барыш, алга китеш; тәрәккыят; прогресс, үсеш. Алгарыш – тәрәккыят үткәннәрне себереп ташлау юлы белән генә бармаска тиеш. Казан утлары. Татар теленең дәүләт теле буларак алгарышы, аның функциональ мөмкинлекләре фәнни стильнең үсеш-үзгәрешендә аеруча нык чагыла. Мәдәни җомга. Ул [Сергей Лесков] китабында тормышны алгарышка илткән бөек ачышлар һәм аларның авторлары турында тәфсилләп яза. Мәдәни җомга |