АЛГА рәв. 1. Ал якка таба, хәрәкәт итү юнәлешендә, үзең караган юнәлештә. --- алар бер-бер артлы алга элдерттеләр. Р.Кәрами. Ул, ни эшләргә белмичә, арткамы, алгамы атларга аптыраган минутта, әллә кайдан шунда бер күләгә ясалды. Г.Ибраһимов. Урманов алга ыргылды һәм, яңа эленгән стена газетасын күреп, кинәт туктап калды. Г.Әпсәләмов 2. ы. мәгъ. Эшкә, көрәшкә өндәү, чакыру авазы буларак әйтелә. Безнең бүтән юлыбыз юк. Безгә кичегергә ярамый. Һәр минут кадерле. Алга, иптәшләр! Г.Әпсәләмов. – Шофёр, тагын алга! --- Без – Сикертән тау башында. М.Мәһдиев ◊ Алга бару 1) Шәхес, милләт яки ил, халыкның белем-сәнгать, техникада, байлык, культурада алдынгылыкка ирешүе; тәрәккыят, прогресс. Ал җәсарәт, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар! Г.Тукай; 2) Яхшы итеп, булсынга эшләү; 3) Сәламәтләнә башлау, яхшыра бару (авыру кешенең хәле турында). Алга җибәрү Үстерү, яхшырту (мәс., тормышны, эшне һ.б.). Алга карау Киләчәк белән яшәү, киләчәкне күздә тотып эш итү. Алга китеп 1) Алдан, эзлеклелек сакламыйча; 2) Билгеләнгән вакыттан алда. Алга киткән Югары үсешкә ирешкән, прогрессив. Алга китү 1) Ашыгу, кызурак йөрү; 2) к. алга бару. Алга сөрү 1) Бер эшне мәгъкуль күрү, куәтләү, алга уздыру. Ул, татар балалар театрын булдырырга күптән вакыт, дигән фикерне алга сөрде. А.Әхмәт; 2) Алга җибәрергә, үстерергә тырышу. Алга таба Моннан соң, киләчәктә. Алга таба ничек яшәргә ---? Ф.Бәйрәмова |