АЛБАСТЫ и. 1) миф. Халык ышануларында: йоклаганда, кешенең күкрәгенә басып яисә буып газаплый торган явыз рухларның берсе. Албасты көчсезләрне баса. Мәкаль. [Урманында] Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр. Г.Тукай. Әллә нинди кабахәт төшләр күрде, албасты, Ширин бабайлар, юха еланнар, шайтаннар белән булашты, шабыр тиргә батып, куркып уяна торган булып китте. Т.Галиуллин. Кеше яшәми торган йортларда, ташландык җирләрдә, кырларда, чокыр буйларында яшәүче кара көчләргә, явыз рухларга Албасты дип исем биргәннәр. Татар мифлары

2) күч. Буй-гәүдәсенә килешми торган яки гадәттән тыш зур кием-салым киеп йөрүче, таркау, килбәтсез гәүдәле кеше. Фатыйманың эчендә нәфрәт утлары дөрли иде: «Ничек кенә итеп шул албастыны дөмектерим икән?» А.Расих

3) күч. Артык зур, килбәтсез нәрсә. – Соң ничек итеп ышанырга була инде, Солтан абый? – диде Шмит, әрнеп. – Мондый албастыны [эскертне] ничек тарттырмак кирәк! А.Расих

Албасты басу Йоклаганда, авыр төш күреп саташу, бастырылу. Албасты пәрие Төсе-буе, кыяфәте, кием-салымы кеше куркытырлык дәрәҗәдә ямьсез зат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә