АЛБАКЧА и. Өйнең алгы, урам ягында киртәләп алынган кечкенә бакча. Албакча артына поскан Хәсәнша Айдаш карт янына йөгереп килде. Р.Батулла. – Кара инде бу зиһенне! – дип үзалдына мыгырдана-мыгырдана, коймалар, албакчалар буйлап Түбәночка очты гына Нурҗи. Җ.Юныс. Ниһаять, рәшәткәле албакчасы, челтәр түбәле капкасы, --- булган алты почмаклы йорт каршына килеп туктадылар. Р.Низами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә