АЛӘТ и. гар. иск. 1) Корал. Сугышканда, хәзер ике төрле аләт белән сугышалар. Г.Газиз. --- әмире Бохараның өч чакрымнан күрсәтә торган аләте бар, диләр иде. Г.Исхакый

2) Чара, әмәл. Ләкин бер мәҗлестә әйткән идең ки, шәех булган кемсәнәгә дүрт аләт кирәк. Әүвәл – халь кирәк. Икенче – каль кирәк. Өченче – саль кирәк. Дүртенче – мал кирәк. Әмма боларның һичберсе миндә юк. К.Насыйри



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә