АЛАША и. 1) Печтерелгән айгыр. Алаша юлны үзе белә. Әйтем. Җизнинең күк айгырын төпкә, Госманнарның кара туры алашаларын прәшкәгә җигеп, пар ат булып киттек тә бардык. Ф.Хөсни. Җиңелчә шәп йөрүе белән даны чыккан кара туры алаша --- бер дә алай тыр-тыр юыртмый, җай белән, әкрен генә атлый бирә. Ф.Хөсни. Кара алашаны ак күбеккә батырып, печәнчеләр янына килеп туктаганда, төшке аш вакыты җиткән иде инде. Мирас

2) Эш аты

3) күч. гади сөйл. Карусыз һәм күп эшли торган, күндәм кеше

Алаша ирен Салпы ирен. Алашасы колынлау Бәхете алга китү, көтмәгәндә, сәбәпсез, малы ишәю, уйламаганда баеп китү. Шуннан соң алашасы колынлады Галиәкбәрнең. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә