АЛАЧЫК и. 1) Төрле хуҗалык эшләре өчен кабык, такта, калай һ.б. материаллардан оештырылган корылма. Әмир, алачыгын да бикләп тормыйча, урман аша күрше авылга йөгерде. А.Хәсәнов. Хөснимәрдән белән Мәхмүдбәк егетне ипләп кенә күтәреп, алачыгына алып кереп, җайлап кына урынга салдылар. Р.Сибай

2) иск. Җәй айларында вакытлыча яшәп тору өчен көйләнгән куыш, шалаш. Алачыкта бурсык ите ашап тик ятабыз. Ә.Айдар. Исхак үзенең ишле гаиләсе белән сәүдәгәр Дәүләтшинның тол хатынының йортына кыйгач яктагы җимерелә язган алачыкта тора иде. Г.Шәрипова. Ишегалдында балчык белән сылаган читән алачыгы һәм салам япкан читән абзары бар. Ә.Еники

3) Ишегалдындагы махсус аерым каралты, җәйге кухня

4) диал. Мунча алды, мунча алды корылмасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә