АЛАЧАК и. Биреп торучыга кире кайтару шарты белән, вакытлыча алынган әйбер яки акча; бурыч. Ала каргада алачагың булсын. Мәкаль. Алачак кичексә, бурычка бирүче аякланыр. Мәкаль. Алачак алынгач яки бирәчәк түләнгәч, бу кенәгәдә язылган җирне Әхмәтсафа агай яисә приказчик Тимергали зәңгәр карандаш илә аркылы-торкылы сызгалап, бозып куялар. Ш.Мөхәммәдев |