АЛАЧА I и. этн. 1. Гадәттә ак яки кызыл төсләрдән буй-буй сугылган киндер. Ашъяулыклар, тастымаллар, чаршаулар гадәттә алачадан була. Ф.Вәлиев 2. с. мәгъ. Шундый киндердән тегелгән. Сөләйман, һәркөн кичке аштан соң, Зәйтүнәләрнең алача чаршау белән корылган почмакларында Зәйтүнәне --- һәм бер эшченең ике малаен укытуында дәвам итә. К.Тинчурин. Алача ыштанны бабайлар кия. Ш.Галиев. Алача күлмәк, өр-яңа ак чабата кигән Ипис түти – Сатыйның әнисе --- малайны сәерсенеп күзәтте. А.Гыйләҗев |