АЛАРУ II ф. Куркыныч кыяфәткә керү, ямьсез итеп акаеп карау. Чынлап та, хәзер бу кешенең күзләре аларган, йөзе агарган, үзе соң дәрәҗәдә куркыныч бер кыяфәткә кергән иде. М.Гафури. Акчаны күрүгә, хатынның күзләре аларды, төшемме-өнемме, дип, кире чигенде, шулай да тиз генә эләктерде дә, нинди гөнаһысы өчендер, миннән гафу үтенә башлады. Г.Ибраһимов

Алара бару Торган саен ныграк алару

Алара башлау Аларырга тотыну

Алара төшү Тагын да алару; бераз алару

Аларып китү Бераз, берникадәр алару. Әнисенең төсе үзгәрде, аның күзләре аларып киткәндәй булды. А.Хәлим. – Ә мин? – дип авызын ачты ак башлы Капитан, йөзе агарып, күзләре аларып китте. Р.Камал

Аларып тору Әле, хәзер аларган хәлдә булу

Аларып чыгу Кинәт аларган хәлгә килү. Бу сүзләрдән атаманның күзләре аларып чыкты, мыегы кабарды, кулы кылычына үрелде. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә