АЛАРТУ II ф. сөйл. Күзнең агы белән усал итеп карау, акаеп карау. Кичә әнә бозау куып барганда, тыкрыктан, күзләрен алартып, ике эт ыргып килеп чыкты. Г.Якупова. Тик карт анда чыга алмый, ишекнең теге ягында, күзләрен алартып-акайтып, ата шайтан-иблис сакта тора. Мирас. Сөендек тә катып калды, күзләрен алартып, тик карап торды. Мирас Аларта төшү Бераз аларту Алартып бетерү Бөтенләй аларту Алартып җибәрү Кинәт аларту Алартып тору Бертуктаусыз, әледән-әле аларту. Шунда Якуп агай, тегеңә борылып, бераз күзен алартып торды да кисәк бәрде: «Дөнья наданы бит син! Бар, күземнән югал!» М.Мәһдиев Алартып яту Әле, хәзерге вакытта аларткан булу. Күзен алартып яткан анасы янына килеп, аның баш астына мендәр салды. М.Мәһдиев |