АЛАР а. 1) Сөйләмдә катнашмый торган берничә затны белдергән күплек сандагы III зат алмашлыгы. Китә башлады бездән инде кошлар; Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. Г.Тукай. Рәсемнәрдә күбрәк Идел манзаралары, таулар, агачлар иде. Аларны күрү минем күңелемдә әллә ниләр уятты. Гали Рәхим. Өч тәүлек буенча ул хикәясендәге каһарманнар белән сөйләшеп, аларның тормышлары белән яшәп, алар төсле үк шатланды, газапланды. Аларның йөрәк кайгыларын үз йөрәгендә кайнатып, кәгазь өстенә төшерде. К.Тинчурин

2) Күз алдындагы зат һәм предметларга яки сөйләмдә алдан билгеле төшенчәләргә төбәп күрсәтү функциясендә кулланыла торган күрсәтү алмашлыгы. Әнә алар – түбән оч малайлары. Үз халкының ямьнәренә, гадәт-йолаларына хөрмәт һәм мәхәббәт нык аларда [авыл халкында]. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә