АЛАПАЙ 1) с. Килешсез, төпкә таба җәенке, килбәтсез олы. Әле менә өченче ел гына, алапай олы мичне сүтеп, заманча җыйнаклап чыгарттык. С.Рафиков 2) Игътибарсыз. Алапай кеше ◊ Алапай белән шалапай кимс. Әзерне алырга, алдап-йолдап көн итәргә өйрәнгән, бер-беренә тагылган ике юньсез. Шулай да алапай белән шалапай кебек карашып торуның сукыр бер тиенлек тә фәтвасы юк. С.Поварисов |