АЛАПА и. гар. 1) тар. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен яугиргә бирелә торган мал, ганимәт. Алапасы – олы, кабыргасы – коры. Мәкаль 2) диал. Сабантуй батырына бирелә торган бүләк. «Алапа» дип, татар теленең кайбер шивәләрендә Сабантуй батырына тигән бүләкне атыйлар. С.Зыялы 3) күч. Зур, таза гәүдәле, озын буйлы кеше ◊ Алапа күтәрү Мал-ганимәт бүлү; бүлешү гаугасы; шау-шу, гауга күтәрү |