АЛАП I и. 1. 1) Ашлык, кибәк ташу яки бөртек, он саклау өчен, кабыктан эшләнгән савыт, зур әрҗә. [Шәйхелләрнең] Ишкәк, иштергән арканнары, ясаткан --- алап, чуман чиләкләре --- зур базарларга таба юл алды. Г.Ибраһимов 2) Тарантасның чыбыктан үрелгән әрҗәсе 2. с. мәгъ. күч. Артык зур, бик киң. Корсагың – киң алап, көн күрдең син алдалап. Ашау-эчү, кәеф кору, кәеф кору – Байбикәнең уйлары, уйлары. Г.Камал ◊ Алап (кадәр) авыз кимс. 1) Бик зур авыз. Ат дагалаганда бака ботын кыстырган кебек, алап кадәр авызын тутырып сөйләнгән була, тәмле сүзнең ямен җибәрә. А.Гыйләҗев; 2) Сер саклый белми торган, күп сөйләүчән кеше. Яклаучысы да табылган, бикә. Алап авыз, әлеге Батырҗан. Т.Гыйззәт. Алап аяк ким. Әйберләргә бәрелеп-сугылып йөри торган, ипсез, зур аяклы кеше. Алап сугып, ат өркетү Юктан гына кинәт зур тавыш кубарып, юк хәтәрне бар итеп күрсәтеп, кешене куркыту; ипле барган эшнең тәртибен югалту |